Саклык банкы кулланучылар кредитларына ставкаларны киметте

Бүгеннән Саклык банкы кулланучылар кредитларының барлык төрләренә ставкаларны 4 процентка киметте.

(Казан, 1 май, "Татар-информ"). Бүгенге көннән Саклык банкы кулланучылар тарафыннан алына торган барлык төр кредитларга да ставкаларны 4 процентка киметте. Хәзер ышанычлы (җаваплы) кешесе булган физик затларга кредит буенча минималь ставка - еллык 12,9 процент, тәэмин ителешсез ссуда буенча - еллык 13,9 процент. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.

Тагын бер яңалык - клиент digital-сервисын кулланганда, тәэмин ителешсез кредит буенча ставка пункттагыдан бер процентка киметелә һәм  ышанычлы кешесе булган физик зат ала торган кредитка тиңләштерелә.

Дөрес, әлеге акция бары 2017 елның 18 июненә кадәр генә гамәлдә булачак. Моннан тыш, алынган кредитның күләме кимендә 300 мең сум булырга тиеш.
Әлеге карарны кредит оешмасында Россия Банкының төп ставкалары төшүе белән аңлаталар.