news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Хөкүмәт вәкилләре белән коронавирус вазгыяте хакында дистанцион киңәшмә уздырды

Ил хөкүмәте кече һәм урта бизнес, шулай ук шәхси эшмәкәрләрнең хисабын блокировкалауны тыюны кертергә планлаштыра.

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Россия Хөкүмәте вәкилләре белән Covid-19 инфекциясе таралу вазгыяте турында дистанцион киңәшмә үткәрде. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Беләм, сез барыгыз да бүген шартлар таләп иткәнчә эшлисез, бик киеренке», — диде дәүләт башлыгы һәм киңәшмәдә катнашучыларның һәрберсе белән диярлек көн саен берничә тапкыр сөйләшкәнен әйтте.

«Ерактан торып эшләү режимында, видеоконференция режимында да эшләп карыйк, бүгенге вазгыять шуны таләп итә. Әмма безнең эш нәтиҗәләре, әйткәнемчә, вазгыять таләп иткәнчә булырга тиеш», — диде Россия Президенты.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин финанс-икътисади чаралар күрелүе турында сөйләде.

Кече һәм урта бизнеска хезмәт хаклары һәм кичектергесез башка түләүләрне башкару өчен ташламалы шартларда кыска вакытлы максатчан кредитлар һәм займнар биреләчәк. Ярдәм күләме 150 млрд сум тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, ил Хөкүмәте башлыгы сүзләренчә, аеруча зыян күргән тармакларда кече һәм урта предприятиеләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне вакытында түләмәгән өчен штрафлар һәм пенилар түләмәячәк. Аларга торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүне туктатырга да ярамый.

«Шулай ук без штрафлар түләтүне, аерым нигезләмәләр буенча кече һәм урта предприятие субъектлары белән шәхси эшмәкәрләрнең счетларын блокировкалауны вакытлыча тыярга тәкъдим итәбез», — дип өстәде Премьер-министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100