Россиядә пенсияләр артты

Моның өчен федераль бюджеттан 9,7 млрд сум чамасы акча бүлеп бирелә.
(Казан, 1 апрель, "Татар-информ"). Бүгеннән, 1 апрельдән, Россиядә социаль пенсияләр 2,9 процентка артты. Пенсия арту 3,9 млн кешегә кагыла. Бу турыда "Известия" хәбәр итте.Пенсиянең уртача үлчәме 255 сумга арта һәм 9 062 сум тәшкил итә.Бу чараны тормышка ашыру өчен, федераль бюджеттан 9,7 млрд сум чамасы акча бүлеп бирелә.