7 апрельдә Әлмәттә интеллектуаль продуктлар һәм технологияләрнең универсаль күргәзмәсе узачак

Күргәзмә республиканың көньяк-көнчыгышында машина төзелеше тармагында белем бирү кластеры төзү кысаларында оештырыла

(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”). “Фән һәм бизнес: диалогтан партнерлыкка”. 7 апрельдә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты белән берлектә Әлмәт филиалы базасында шул исемдәге интеллектуаль продуктлар һәм технологияләрнең универсаль күргәзмәсен оештыра. Күргәзмә республиканың көньяк-көнчыгышында машина төзелеше тармагында белем бирү кластеры төзү кысаларында үтә.
Чараның максаты – белм бирү кластерында катнашучылар хезмәттәшлегенең оптималь форматын эшләү. Күргәзмә киләчәктә фән һәм производствоның даими нигездә эшли торган реаль хезмәттәшлек мәйданы булып китәргә мөмкин. Күргәзмә экспозициясендә энергетика һәм энергия саклау, транспорт һәм техник җиһазлар сервисы, нанотехнологияләр, мәгълүмат технологияләре, машина һәм приборлар төзү юнәлешләре тәкъдим ителәчәк. Анда “Татнефть”, “Әлмәт торба заводы”, “АлАЗ”, “Соллерс-Алабуга”, “Әлмәтнең “Радиоприбор заводы” һ.б. машина төзелеше кластерына керүче һ.б. предприятиеләре катнашачак, дип хәбәр итә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте.
Ярминкә программасының үзәгендә сәнәгать-белем бирү кластеры презентациясе булачак.