news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда гыйнвар аенда сәнәгать җитештерүе 14 процентка арткан

Файдалы казылмалар чыгару 9 процентка арткан, эшкәртү производстволары күрсәткечне 18,2 процентка арттырган.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). 2022 елның гыйнварында Татарстанда сәнәгать җитештерүенең күләме, узган елның шул ук ае белән чагыштырганда, 14,1 процентка арткан.

Файдалы казылмалар чыгару 9 процентка арткан, эшкәртү производстволары күрсәткечне 18,2 процентка арттырган. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең төбәк органы хәбәр итә.

Электр энергиясе, газ һәм пар белән тәэмин итү тармагында җитештерүнең үсеше — 3,7 процент, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, калдыкларны җыю һәм утильләштерү 9,9 процентка арткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot