Түбән Кама Мәскәүдә бизнес-форумда республиканы тәкъдим итәчәк

Мәскәүдә «Бизнес территориясе – тормыш территориясе» форумы кысаларында «Бизнес-Уңыш» премиясе финалы узачак.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). 20 мартта Мәскәүдә «Бизнес территориясе — тормыш территориясе» форумы кысаларында «Бизнес-Уңыш» премиясе финалы узачак. Экспозициядә «Россия горурлана торган муниципалитетлар» күргәзмәсе эшләячәк, анда республиканы Түбән Кама тәкъдим итәчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Башкалага Россиянең төрле төбәкләреннән мастер-классларда һәм дискуссияләрдә, шулай ук конкурс программасында катнашу өчен ике меңнән артык кунак киләчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның октябрендә Түбән Кама «Эшкуарлыкка ярдәм итү һәм инвестицион климатны яхшырту буенча иң яхшы муниципаль практика» номинациясендә премия финалисты булды. Эшлекле инфраструктураны үстерү, инвестицияләр җәлеп итү, кече һәм урта бизнес үсеше өчен шартлар тудыру аркасында шәһәр югары күрсәткечләргә иреште.

Форумда кече, урта һәм зур бизнес җитәкчеләре һәм экспертлары, цифрлы маркетинг белгечләре, сатып алулар, экспорт сатулары, регионнарның инвестицион җәлеп итүчәнлеге, үзмәшгульлек, шәһәр тирәлеген һәм экспортны үстерү буенча экспертлар чыгыш ясаячак.

Форумда катнашу бушлай, теркәлү мәҗбүри.