Дәүләт заказы системасы модернизацияләнәчәк

Дәүләт заказы системасы модернизацияләнәчәк

(Казан, 1 март, “Татар-информ”, Тимур Циунчук). Дәүләт сатып алулары нәтиҗәлелеген тәэмин итү максатларында якын көннәрдә “Редукцион он-лайн” дәүләт заказы системасы модернизацияләнәчәк. Бу хакта Татарстанның Икътисад һәм сәнәгать министрлыгының кичәге коллегиясендә Дәүләт заказлары, инвестицияләр эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләр агентлыгының генераль директоры Яков Геллер хәбәр итте.

Төп үзгәрешләр әлеге сәүдә мәйданында дәүләт ихтыяҗы өчен төзелгән контрактларны теркәүгә кагылачак. Тауар белән тәэмин итүчеләр кирәкле документларны электрон формада тутыра алалар, бу исә чыгымнарны киметәчәк, димәк, икътисади нәтиҗәне дә күтәрәчәк.

Яков Геллер сүзләренә караганда, бер төр продукцияләрне сатып алу үзәге төзү редукцион системасына кертелгән икенче яңарыш булачак. Бу сатып алу процедураларын, аеруча вак һәм түбән бәядәге тауарларны, үзәкләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Узган ел “Редукцион он-лайн” системасы аша 421 редукцион үткәрелгән, аның икътисади нәтиҗәлелеге 28,5 миллион сум, яки дәүләт заказчылары тарафыннан билгеләнгән бәянең 17 процентын тәшкил иткән.