«Адонис» ирләрне киендерә

«Адонис» ирләрне киендерә

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген «Адонис» ААҖ тегүчеләре югары сыйфатлы эшләнмәләр чыгаруга керешә. Бу Германия һәм Россия җитештерүчеләреннән сатып алган технологик линияне сафка бастыру ярдәмендә мөмкин булган. Ярты елга якын монтажланган заманча җиһаз предприятиегә 13 миллион сумга төшкән.

Ирләр костюмнарын тегү өчен хәзер дөньяның алдынгы җитештерүчеләренең тукымалары гына (нигездә йон тукымалар) кулланылачак. Тукыманы кисү, җөйләрне эшкәртү, тагын да сыйфатлырак фурнитура куллану ирләр костюмнарын күпкә яхшыртачак. Җитештерү күләме дә артачак. Элек тегүчеләр аена биш мең эшләнмә чыгарса, хәзер меңгә күбрәк тегәргә ниятлиләр.