news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бурятиядә Сovid-19 очраклары арту сәбәпле битлек режимы кире кертелде

Бурятия хакимияте иртәгедән республика территориясендә битлек режимы кертә. Ул Covid-19 коронавирусы белән авыручылар саны арту сәбәпле кертелә. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.

Бүген коронавирус белән көрәш буенча төбәк оператив штаб утырышында кабул ителгән карар турында журналистларга Роспотребнадзорның Бурятия буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Кузьмина сөйләде.

«Медицина оешмаларында битлек режимын үтәү, социаль учреждениеләр, <...> даруханә, халык җыела торган җәмәгать урыннарына бару, < ... > һәм транспортта [кертелә]», – дигән ул. Шулай ук, аның сүзләренә караганда, гигиена кагыйдәләрен үтәүгә карата таләпләр көчәйтелә.

Узган атнада Бурятиядә коронавирус белән авыручы 1210 кеше ачыкланган. Уртача алганда, бу күрсәткеч илдә дә шул ук темплар белән арта, дип өстәде Кузьмина.

Республика башлыгының матбугат хезмәтендә бу турыдагы карар иртәгә, 16 августта чыгачак, дип ачыклык кертәләр. «Битлек режимы барлык җәмәгать урыннарында, җәмәгать транспортында карарны имзалаганнан соң кертелә», – дип аңлата агентлык әңгәмәдәше.

Татарстанда Covid-19 белән авыручылар саны арту сәбәпле, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәт коллективларында битлек режимын кабат кертүне һәм халыкны ревакциацияләү эшен көчәйтүне йөкләде. Соңгы көндә коронавирус белән зарарлануның 94 яңа очрагы ачыкланды - бу сан 14 июньнән бирле иң югары күрсәткеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100