news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бурят республикасында да милләттәшләребез тамырларыбызны сакларга тырышып яши

Бурят республикасында да милләттәшләребез тамырларыбызны сакларга тырышып яши

(Улан-Удэ, 4 октябрь, “Татар-информ”, Айрат Ибраһим). Бурятиядә яшәүче милләттәшләребез тамырларыбызны саклап калу ниятеннән Улан-Удэ каласында намаз уку йорты булдырганнар һәм шуның белән милли җанын саклап калганнар һәм ана телендә аралашырга тырышып яшиләр. Ә менә 2004елдан башлап, башка бик күп чаралар да уздырганнар. Мәсәлән, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен күпләп җыелып үткәргәннәр һәм шулай ук 4 авыл районнарында эшләп килүче милли оешмалар ярдәмендә, 2005 елда беренче мәртәбә республика күләмендә Сабантуй уздырганганнар. Милли-мәдәни мохтәрият тә төзелгән. Шуның нәтиҗәсендә республика җитәкчелеге һәм малтабарлар тарафыннан татарның милли мәнфәгатьләренә җитдирәк караш туган. Кечкенә намаз йортына халык сыймаганга, башкалада мәчет салырга рөхсәт алынган. Тик монда имам урынына татар кешесе кирәк, ди. Бурят республикасында яшәүче милләттәшләребезнең рухи җитәкчесе профессор Рамазан Сираҗиев, Казан тантаналары вакытында бу мәсьәлә буенча Равил хәзрәт Гайнетдин белән киңәшләшкән икән. Равил хәзрәт берәр белемле яшь егет юнәлткән очракта, аны Казанда яки Мәскәүдә укытып, шул мәчеткә җибәрү мөмкинлеген белдергән.

Дөрес, мәктәпләрдә ана телен укытуны кертү турында әлегә сүз йөртү кыен, ди Рамазан Сираҗиев. Чөнки бөтен республикада бердән-бер бурят лицее Улан-Удэда гына эшли. Бүрятлар үзләре дә ана телен бары тик авылларда гына саклап кала алган. Районнар үзәкләрендә, катнаш халык яшәсә дә, бурят теле ишетелми.

Шул ук вакытта Рамазан һәм аның туганнары бурят теленең төрле диалектларында да сөйләшә алалар, хәтта, кирәк булса, монголча да. Ә менә бурят телендә сөйләшүче русларны очрату кыен, икән. Шөкер, ди профессор Сираҗиев, арабызда әле татар телен саклап калган милләттәшләребез бар. Алар үзара ана телендә аралашырга тырыша, балалары белән дә үзебезчә сөйләшә.

Казанның 1000 еллыгына килгән Рамазан Сираҗиев һәм Бурятия делегациясенең башка әгъзалары Казанда чыга торган басмалар белән танышкан һәм аларны халыкка җиткерү чаралары күрмәкчеләр. Ә менә “Звезда Поволжья” газетасы мөхәррире Рәшит Әхмәтев белән газетаның һәр номерын Улан-Удэга җибәрү турында килешкәннәр дә инде.

Рамазан Сираҗиевның әти-әнисе 1936 елда Татарстанның Әтнә районыннан Шәрыкка таба юл алган һәм алар Иркутски өлкәсендә төпләнгәннәр. Галим исә шул якларда 1963 елда гына туган булса да, үзен Татарстаннан 1936 елда ук чыгып киткәндәй хис итә.

Гомерен чит-ят җирләрдә уздырган татар баласы ата-бабаларының туган җиренә - Әтнә районына барырга булды. Чын татар мөхитендә яшәү ямен татып карыйсы килә, диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100