news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Булгария” теплоходы һәлакәтендә зыян күрүчеләр: “Без суда булганда, ике корабль йөзеп китте”

Хәзер елга портында кешеләр елый, мегафон буенча исән калучыларны игълан итәләр, психологлар эшкә кереште

(Казан, 10 июль, «Татар-информ», Сергей Семеркин). “Булгария” теплоходы һәлакәтендә зыян күрүчеләр журналистлар белән аралаша башлады. Искәртеп үтәбез, берничә минут элек Казан елга портына “Арабелла” круиз теплоходы йөзеп килде. Аның бортында –Иделдә баткан “Булгария” теплоходыннан коткарылган 77 кеше.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына һәлакәткә очраган теплоход пассажиры Николай Чернов сөйләвенчә, “Булгария” теплоходы иске булган. Һәлакәт вакытында Иделдә яшен яшьни иде, кинәт судно уң як бортка ауды һәм 3 минут эчендә батты. Котел шартлау тавышлары булмады, дип белдерде зыян күрүче.
“Без суда 1,5–2 сәгать булдык. Бу вакыт эчендә безнең яннан ике судно – “Волганефть”, икенчесе баржа йөзеп китте. Без кул болгадык, әмма алар туктамады. Безне “Арабелла” гына коткарды” – дип белдерде Чернов. Аның күз алдында 30 бала тора, һәлакәт булганчы аларны күңел ачу чарасына җыйган булганнар. Алар белән ни булган, исән калганнармы, ул белми.
Хәзер елга портында кешеләр елый, мегафон буенча исән калучыларны игълан итәләр, психологлар эшкә кереште.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100