“Булгария” теплоходы һәлакәтендә үлүчеләр саны 8 кешегә җитте
Теркәлмәгән пассажирлар исемлегенә өч хатын-кыз һәм 3 бала, бер экипаж әгъзасы өстәлгән
(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). 11 июльдә иртәнге сәгать 8 гә булган мәгълүматларга караганда, үлүчеләр саны 8 кешегә җиткән. Әмма ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгында үлүчеләрнең яше һәм җенесе турында әйтә алмадылар.
Теркәлмәгән пассажирлар исемлегенә өч хатын-кыз һәм 3 бала, бер экипаж әгъзасы өстәлгән. Аларның туганнары кайнар линия телефонына шалтыраткан.
Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә “112” һәм оператив штабта(843) 227-46-56 кайнар линия телефоннары эшли, алар буенча коткарылган, зыян күргән һәм үлүчеләр хакында мәгълүмат алып була.