news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Булгария” теплоходы фаҗигасенә очраганнарга республика матди ярдәм күрсәтәчәк

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Кичә “Булгария” теплоходы фаҗигасендә һәлак булганнарның туганнарына матди ярдәм күрсәтеләчәк, ТР Министрлар Кабинетына шул хакта күрсәтмә бирелде, дип белдерде бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кризиска каршы үзәкнең Казан-Спас-Кама Тамагы-Яшел Үзән-Тәтеш районнарындагы штаблар белән берлектә барган видеоконференция режимындагы киңәшмәсендә.

Хәзерге вакытта якты күздә су төбеннән батып үлүчеләрне эзләү, суднодан түгелгән ягулыкны җыю һәм ул баткан тирәдәге 16 утрау һәм яр буйлары тикшерелә, фаҗигадән исән калучылар, һәлакәт шаһитлары эзләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100