news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Пермьдә татар фәне һәм мәдәниятенә багышланган конференция ачылды

Бүген Пермь шәһәрендә Максим Горький исемендәге китапханәдә «Пермьдә татар фәне һәм мәдәнияте көннәре, 300 ел бергә» фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.

Конференциядә Идел буе һәм Урал федераль округларының региональ милли-мәдәни оешмалары, Пермь краеның Региональ татар милли, фәнни һәм туган якны өйрәнү оешмалары вәкилләре, шәһәрнең мәдәни иҗтимагый оешма җитәкчеләре һәм Пермь шәһәренең туган якны өйрәнүчеләре катнашты.

Туган якны өйрәнүчеләр фәнни-гамәли конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының туган якны өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты рәисе, «Татарстан Республикасы Туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте» региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Альберт Борһанов катнаша.

Конференция барышында Пермь шәһәре татар милли-мәдәни автономиясенең тарихы һәм туган якны өйрәнү буенча басма продукциясе һәм туган якны өйрәнүнең 20 еллык эшчәнлеге нәтиҗәсе экспозициясе тәкъдим ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100