Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Буаның өч авыл җирлеге биләмәләре Буа шәһәренә кушыла
Район башлыгы сүзләренчә, яңа җирләр Буадан торак төзелеше күләмнәрен арттыру өчен дә кирәк. Бу социаль программаларны гамәлгә ашырып, шәхси торак төзелешен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Буа районының Түбән Наратбаш, Татар Буасы, Ырыңгы авыл җирлекләре чикләренә кергән җир кишәрлекләре Буа районының «Буа» шәһәре территориясе составына кертелә.
Бу сорау бүген Дәүләт Советы утырышында каралды. Буа районы башлыгы Рәнис Камартдинов Түбән Наратбашның 50 га, Татар Буасының 250 га һәм Ырыңгының 285 га җир мәйданнары Буа составына кертелүен әйтте.
Үзгәрешләр генераль план эшләнгәч кертелгән. «Яңа җирләр Буадан торак төзелеше күләмнәрен арттыру өчен дә кирәк. Бу социаль программаларны гамәлгә ашырып, шәхси торак төзелешен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк», — диде район башлыгы.
Чикләрне үзгәртү турындагы сорау җәмәгать тыңлауларына чыгарылган, һәм халык моны хуплаган. Закон проектын кабул итү ТР бюджетыннан өстәмә чыгымнарга китерми.
Шулай ук, «Буа шәһәре» муниципаль берәмлеге һәм Ырыңгы авыл җирлеге белән чиктәш җирдә 27нче тоташу урыны үзгәрүгә бәйле рәвештә, Кайбыч авыл җирлеге чикләренең картографик тасвирламасы тәңгәлләштерелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз