news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буалылар махсус хәрби операция зонасына УАЗ машиналары, посылкалар һәм хатлар илтте

Татарстанның Буа районы махсус хәрби операция зонасына якташлары өчен гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясен илтте. Йөкне район хакимияте вәкиле һәм «Сугышчан туганлык» оешмасының җирле бүлеге озата барды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Хәрбиләргә барлыгы 9 тонна гуманитар ярдәм тапшырылды, алар арасында өч УАЗ, ВАЗ-2107 автомобиле, азык-төлек, киемнәр, тәм-томнар һәм шәхси посылкалар бар.

Әлеге уңайдан район башлыгы Рәнис Кәмәртдинов үзенең телеграм-каналында фотолар белән уртаклашты. «Безнең хәрбиләр барысына да рәхмәт әйтә! Һәм тиздән җиңү белән өйгә әйләнеп кайтачакбыз дип кабатлыйлар», - дип язган ул.

Гуманитар ярдәм белән бергә хәрбиләргә район балалары язган хатларны да илттеләр. Бу юлы мәктәп укучылар ясаган плакатлар үзенчәлекле бүләк булды.

«Якташларыбыз очрашуда беренче булып нәрсә сораганын беләсезме? «Балаларның хатларын һәм рәсемнәрен алып килдегезме?» – дип сорый алар. Хәрбиләр һәр хатны кызыксынып укый», - диде Кәмәртдинов.

Искәртеп узабыз, буалылар шулай ук махсус хәрби операция зонасына квадрокоптер һәм тепловизорлар, азык-төлек, ике УАЗ автомобиле, ә мобилизацияләнгән ир-атка яңа туган улының биркасын илтте.

Элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренең һәр үтенеченә бик тә игътибар белән карарга кирәклеге хакында белдергән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100