news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буада илкүләм проект буенча яңартылган мәдәният йорты ачылачак

Буада илкүләм проект буенча яңартылган мәдәният йорты ачылачак
Фото Буа муниципаль районы сайтыннан

2023 ел ахырына Буада район мәдәният йортын реконструкцияләүне тәмамлау планлаштырыла. Эшләр «Мәдәният» илкүләм проект кысаларында алып барыла. Бу хакта район башлыгы Ранис Камартдиновның Телеграм-каналына сылтама белән Буа муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Күчмә киңәшмәләребез вакытында объектны даими тикшереп торабыз. Барлык эшләр дә график буенча бара. Без аларны 2022 елның икенче кварталында башладык. Яңартылган район мәдәният йортында күп функцияле зал, артистлар өчен заманча җиһазлар булачак, мәйданы да артачак», - диде Ранис Камартдинов.

Хәзерге вакытта мәдәният йортының фасадын һәм эчен дизайнлау турында сөйләшү бара.

Искәртик, «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында агымдагы елда Татарстанда Алабугада һәм Яшел Үзәндә ике мәдәни үсеш үзәге, муниципаль районнарда биш авыл мәдәният йорты төзелеше тәмамланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100