news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буада бакчаларда, мәктәпләрдә диспансерлаштыру башланды

Аның нәтиҗәсе районда үсеп килүче буынның сәламәтлеге торышын билгеләячәк

 (Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”). Балаларның сәламәтлеген тикшерү “Даими һәм профилактик медицина тикшерүе” республика программасы кысаларында ел саен оештырыла, дип хәбәр итә Буа районының “Байрак” басмасы.

Баш табибның поликлиника буенча урынбасары Наилә Гыймадиева белдерүенчә, беренче этапта балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә тар белгечекләр буенча алар тикшерү үттеләр. Шушы көннәрдә кан анализлары алу башланды. Әлеге процедура әти-әниләрнең рөхсәте белән башкарыла. Медицина тикшерүе үтү яшькә карап билгеләнә. Диспансерлаштыру нәтиҗәсе районда үсеп килүче буынның сәламәтлеге торышы билгеләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100