Буа районында киленен яралаган каенанага карата хөкем карары чыгарылды
Каенана үз гаебен таныган
(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). Буа районының Адав-Толымбай авылында апрельдә үз өендә килене белән икесе арасында низаг чыгып, аны яралаган 59 яшьлек каенанның суд карары буенча 6 айга иреге чикләнәчәк. Ул үзара ызгыш вакытында, авырттырырга теләп, пычак алып килененең күкрәк өлешенә, сул кулына кадый. Нәтиҗәдә, киленнең сәламәтлегенә җиңелчә зыян килә.
Каенана үз гаебен тулысынча таныды, дип вакыйганы сурәтли җирле “Байрак” газетасы.