Санкт-Петербург шәһәрендә «Салават күпере» дип исемләнгән XXIII Халыкара фестиваль үтәчәк. Ул 25 майдан 31 майга кадәр уздырыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге.
Фестиваль кысаларында 30 май көнне 14.00 һәм 19.30 сәгатьтә Буа драма театры «Шобага» спектаклен тәкъдим итә. Ул А.А. Брянцев исемендәге Яшь тамашачылар театрында (Пионер урамы, 1 йорт) күрсәтеләчәк. Тамаша татар телендә, рус теленә синхрон тәрҗемә оештырыла.
«Шобага» спектакле Россия милли театраль премиясе һәм «Алтын битлек» фестиваленең Long List-2022 исемлегенә кертелгән, «СООБЩЕИЕ» III милләтара театр фестиваленең (Кудымкар шәһәре, 2021) Гран-При иясе булды. Ул Татарстан Республикасында «Кече Ватан мәдәнияте» проекты кысаларында «Бердәм Россия» партиясеннән чыгарылган, диелә хәбәрдә.
«Шобага» – 12 яшьтән өлкәннәр өчен.