Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бу уку елында 5-10нчы сыйныф укучыларының төрле фәннәр буенча белемнәре бәяләнә, 9нчы һәм 11нче сыйныфларда диагностик тестлар уздырыла
Укучыларның белем сыйфатын бәяләү – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының төп эшчәнлек юнәлешләренең берсе
(Казан, 20 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Узган уку елында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан укучыларның белем сыйфатын күтәрү һәм бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен яхшыртуга юнәлтелгән чаралар комплексы эшләнде. Министрлык бүген дә бу юнәлештә Республика белем бирү сыйфаты мониторингы үзәге базасында актив эшчәнлек алып бара. Мәктәптә укучыларның белемен өзлексез тикшерүне максат итеп куйган мониторинг системасын булдыру һәм аны куллану уйланып төзелгән методика булдыруны таләп итә.
2014-2015 уку елында 5-10нчы сыйныф укучыларының мәктәп программасындагы төрле фәннәр буенча белемнәре бәяләнәчәк. “Хәвефле төркем”не аерып чыгару максатыннан, 9нчы һәм 11нче сыйныфларда диагностик тестлар уздырыла. 4нче һәм 10нчы сыйныфларда мониторинг тикшеренүләре Югары икътисад мәктәбе белән берлектә үткәреләчәк. Татарстан укучылары белем бирү сыйфатын милли тикшерүнең актив катнашучылары булачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сөйләде.
Исегезгә төшерәбез: 11нче сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләрен яхшыртуны күз уңында тотып, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында координация советы төзелде, гомумбелем бирү оешмаларындагы укыту-методик эшчәнлек торышын өйрәнү өчен республиканың муниципаль районнарына Мониторинг үзәгеннән мобиль төркемнәр һәм югары категорияле укытучылар җибәрелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз