Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бу атнада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе секцияләре эшли башлый
30 июльдә Яр Чаллыда “КамАЗ” ачык акционерлык җәмгыятенең Баш дирекциясендә башлангыч һөнәри, урта махсус һөнәри, югары һөнәри һәм өстәмә һөнәри белем бирүче уку йортлары җитәкчеләре катнашында секция утырышы уза
(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Бу атнада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе секцияләре эшли башлый.
30 июльдә Яр Чаллыда “КамАЗ” ачык акционерлык җәмгыятенең Баш дирекциясендә башлангыч һөнәри, урта махсус һөнәри, югары һөнәри һәм өстәмә һөнәри белем бирүче уку йортлары җитәкчеләре катнашында секция утырышы уза. Анда Татарстан Республикасында һөнәри белем бирү, бу өлкәдә куелган бурычлар, яңа стандартлар һәм технологияләр, төбәк икътисады белән интеграция, һөнәри квалификацияләрне сертификацияләү һ.б. мәсьәләләр турында фикер алышу көтелә.
Чираттагы секция утырышы 9 августта Түбән Кама шәһәрендә узачак. Көн тәртибенә чыгарыла торган мәсьәлә Татарстан Республикасы электрон белем бирү җирлеген формалаштыру белән бәйле.
Шулай ук Минзәләдә – республика мәгарифе үсешенең өстенлекле юнәлешләре; Түбән Камада – мәктәпкәчә белем бирүне үстерү; Балык Бистәсендә – мәктәптә белем биргәндә рухи һәм физик сәламәтлек; Әлмәттә – ТР мәгарифе үсеше өчен педагогик фән потенциалы; Арчада туган телләргә өйрәтүдә инновацион технологияләр куллану мәсьәләләре буенча секция утырышлары уза.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең “Төбәкнең социаль-икътисади үсеше нигезе буларак, белем бирү системасы: Татарстан Республикасының яңа моделе” дип аталган пленар утырышы 20 августта Түбән Кама шәһәрендә узар дип көтелә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайты хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз