news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

БТКның Казан шәһәре бүлеге башкала яшьләре өчен ифтар уздыра

Яшьләр өчен ифтар оештыру идеясе белән “Шәрык” клубы активистлары чыккан

(Казан, 7 июль, “Татар-информ”). Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәре бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов “Болгар” хәйрия фонды ярдәмендә 9 июль сәгать кичке 8дә яшьләр өчен ифтар оештыра. Ифтар Казан үзәгендә Милләт йортында (Нариман урамы, 62) узачак.

Гыйбадәтле мәҗелескә Казан шәһәре яшьләре, татар яшьләр оешмалары активистлары җыелачак. Дин әһелләре, галимнәр яшьләргә үзләренең нәсыйхәтләрен җиткерәчәк.

Ифтарны оештыручы Фәрид Мифтахов фикеренчә, татар милләте ислам динен һәм милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне бергә үрелдереп барган очракта гына сакланып калачак. Ә бу эштә татар яшьләренең роле бик зур.

Татар яшьләре хәрәкәте тарихында, Тукайлар заманыннан башлап, иң зур урынны “Шәрык” клубы тоткан. Яшьләр өчен ифтар оештыру идеясе белән дә “Шәрык” клубы активистлары чыкты, диде татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов.

Фәрид әфәнде биргән мәгълүмат буенча, Исламны кабул итүнең меңьеллыгы исемендәге Казан мәдрәсәсендә дә ул 14 июльдә ифтар үткәрергә ниятләп тора.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100