news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^«Брюссель-Эврика-2005» халыкара салонында Татарстан Республикасы экспозициясен ачу тантанасы булды

^«Брюссель-Эврика-2005» халыкара салонында Татарстан Республикасы экспозициясен ачу тантанасы булды

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Руслан Мөхәммәтшин). Бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Бельгиядә «Брюссель-Эврика-2005» ноябрь күргәзмәсендә Татарстанның икътисади һәм инновация потенциалын күрсәтүче перспективалы эшләнмәләрен тәкъдим итте.

«Брюссель-Эврика» халыкара инновация, фәнни тикшеренүләр һәм яңа технологияләр салоны ярты гасырдан артык үткәрелә. Җәмәгатьчелек хөкеменә энергетика, төзелеш, машина төзелеше һәм башка тармаклар проектлары тәкъдим ителә. Ел саен 40ка якын ил үз эшләнмәләре белән таныштыра. Дәрәҗәле Ауропа күргәзмәсендә Татарстан беренче тапкыр катнаша.

Быел Россия экспозициясе 400 квадрат метр мәйданны били, аның чирек өлешендә Татарстан белгечләре проектлары һәм эшләнмәләре урнаштырылган. Республиканың икътисади һәм инновация потенциалын «КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте, «Казан медицина-инструмент заводы», «Казаноргсинтез», «Татнефть», «Казан вертолет заводы» акционерлык җәмгыятьләре, шулай ук «Идея» технопаркы, Казан дәүләт университеты һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясе тәкъдим итәчәк. Татарстан экспозициясе «Инновацияләр, инвестицияләр», «Казанның 1000 еллыгы», «Республика предприятиеләре һәм оешмалары проектлары һәм эшләнмәләре» блокларына бүленгән. Безнең вәкилләрнең халыкара салонда катнашу максаты – республика имиджын күтәрү өчен югары фәнни-техник потенциаллы төбәк буларак Татарстан эшләнмәләрен дөнья базарына чыгару.

Татарстан экспозициясен ачканда символик тасманы ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Бельгия Корольлегендә Россия Илчесе Вадим Луков кисте. ТР Хөкүмәте җитәкчесе бәйрәм тантанасында катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Казанда “Идея” технопаркын булдыру республика эшләнмәләренең, шул исәптән кече бизнес өлкәсендә, чит ил базарына актив керүенә йогынты ясый, дип билгеләп үтте. “Идея” Ауропада иң эре технопаркларның берсе, аның активында йөзләгән сәнәгать объектлары, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Премьер-министр. Республиканың тагын бер горурлыгы булып Каманың “Мастер” индустриаль паркы тора. Якынча нәтиҗәләр Татарстан уңышлы инновация башлангычы алды дип әйтергә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, ул республика җитәкчелеге якын киләчәктә татарстанлыларны яшәү дәрәҗәсен Ауропа стандартларына туры килерлек итеп тәэмин итү бурычын куюын билгеләп үтте. «Брюссель-Эврика» салоны президенты Годен әфәнде дә чыгыш ясады һәм Татарстан экпозициясен югары бәяләде. Проектлар Бельгиянең эшлекле вәкилләрендә, төрле министрлык һәм ведомство җитәкчеләрендә һәм күргәзмәгә килүчеләрдә кызыксыну уятты.

ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Бельгия Сенаты Рәисе Анна-Мария Лизен белән очрашты. Бельгиянең тышкы эшләр министрының беренче урынбасары Я.Граульс һәм Бельгиянең икътисад, энергетика, тышкы сәүдә, фәнни сәясәт министры М.Фервилхен белән фикер алышу планлаштырыла.

Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстанга кайтып китә. Делегациянең бер өлеше, шул исәптән ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов, ТР сәүдә һәм тышкы хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, Татарстанның Инвестиция-венчур фонды директоры Марат Фәйзрахманов һәм башкалар «Брюссель-Эврика-2005» халыкара салонында катнашуларын дәвам итәчәк. Искә төшереп үтәбез, делегация составында салон эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе Илсур Сафиуллин, «Идея» Инновация технопаркының генераль директоры Денис Моратов, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Шамил Чабдаров катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100