news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Бөтенроссия мөселман яшьләре форумына гаризалар 10 июльгә кадәр кабул ителә

2022 елның 23-31 июлендә Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы узачак. Форумга гаризалар 2022 елның 10 июленә кадәр кабул ителә.

«1100-еллык форумы»нда катнашу өчен 18-30 яшьлек мөселманнар һәм мөслимәләр чакырыла. Бүгенге көндә форумда Казахстаннан, шулай ук Россия төбәкләреннән – Татарстаннан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, Оренбург, Екатеринбург, Тубыл һәм Чабаксар шәһәрләреннән, Кемерово, Пенза өлкәләреннән һ. б. йөзгә якын егет һәм кыз катнашырга теләк белдерде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөселманнарның бер атнага исәпләнгән күчмә җыены палаткалар шәһәрчегендә узачак. Җыенны оештыручылар – ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды. Форумның Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган булуын исәпкә алып, тарихи һәм дини өлкәләргә зур игътибар бирелә. Моннан чыгып, җыен программасы тарихи, дини һәм проектлау блокларыннан тора.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100