news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья хиҗаб көненә багышланган конкурс игълан ителә

Россия Мөфтиләр шурасы Россиянең мөселман хатын-кызлары оешмаларын Бөтендөнья хиҗаб көненә багышланган бәйгедә катнашырга чакыра. Чара Бөтендөнья хиҗаб көненең 10 еллыгы уңаеннан уздырыла.

Конкурста катнашырга теләүчеләргә 2023 елның 3 февраленә кадәр электрон теркәлү формасын тутырырга кирәк. Аңа җавап итеп, заявка һәм конкурста катнашу шартлары җибәреләчәк. Россия Мөфтиләр шурасы сайтында шул турыда әйтелә.

Жюри әгъзалары 6-10 февраль көннәрендә 3 төбәк-җиңүчене сайлап алачак. Бәйгедә җиңгән төбәкләрне 16-17 февральдә Мәскәүгә бүләкләү өчен чакырачаклар.

Оештыру комитеты җиңүче дип табылган төбәктән килгән 2 вәкилнең юл, яшәү, туклану чыгымнарын үз өстенә ала.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100