news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар конгрессында Шакир-паша турында китап тәкъдим ителәчәк

Пензада яшәүче милләттәшебез Фирдәвес Тумеркина (Дашкина) үзенең ерак бабасы Шакир Яваев турында «Шакир-паша эзләреннән» («По следам Шакир-паши») дигән китап нәшер итте. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

28 сентябрьдә татар милләтеннән булган беренче төрек генералы Шакир-паша (Мөхәммәдшакир Мөхәммәдшәриф улы Яваев ) турындагы әлеге китап Бөтендөнья татар конгрессында тәкъдим ителәчәк.

  • Мөхәммәдшакир Мөхәммәдшәриф улы Яваев 1855 елда Пенза өлкәсе Качкару (Кыти иле, Сүзгар, русча — Кутеевка) авылында мулла гаиләсендә дөньяга килгән. Унбер яшендә әтисе аны Урта Азиягә мәдрәсәдә укырга җибәрә, соңыннан булачак генерал 1874-1878 елларда Төркиядә укый һәм биредә яшәп кала. Киләчәктә талантлы гаскәри Госманлы империясе генералы дәрәҗәсенә ирешкән беренче татар генералы булып таныла.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100