news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы маймыл чәчәк авыруының 92 кешедә раслануын белдерде

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы маймыл чәчәк авыруы (оспа обезьян) белән зарарлануның расланган 92 яңа очрагы һәм 28 фаразланган очрак турында хәбәр итте. «Российская газета» шул турыда яза.

ВОЗ мәгълүматларына караганда, авырулар турында мәгълүмат 12 илдән килгән.

Хәбәрдә искәртеп үтелгәнчә, белгечләр чирне йоктыру очрагын маймыл чәчәк авыруы җирле авыру саналган төбәкләргә бару белән бәйләми. Ә эндемик илләрдә булмаган кешеләрдә мондый чир ачыклану «иң гадәти булмаган вакыйга» булып исәпләнә.

Маймыл чәчәк авыруы – кешегә кимерүчеләр һәм приматлар аша йога торган сирәк вируслы авыру. Соңгы арада йогышлы чирне эләктерү очраклары Европаның кайбер илләрендә теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100