18-19 майда Каһирә шәһәрендә узачак оешма башкарма комитеты утырышында Бөтендөнья допингка каршы агентлык Камилә Вәлиеваның допинг җәнҗалын карамаячак.
«Булмаячак. Моның белән тиешле орган, ягъни РУСАДА шөгыльләнә», дип хәбәр итә Бөтендөнья допингка каршы агентлыкка сылтама белән ТАСС.