(Казан, 25 апрель, "Татар-информ", Диләрә Рәхимова). Казан дәүләт университеты нәшриятында Казан Кремлендә соңгы ун ел дәвамында алып барылган археологик тикшеренү материалларына нигезләнгән "Борынгы Казан" китабы дөнья күрде. Китапта Казанның 1000 еллыгын дәлилләүче төрле чыганаклар җентекләп анализлана.
Казу эшләре галимнәр Фаяз Хуҗин һәм Айрат Ситдиков җитәкчелегендә ТР Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Археологик тикшеренүләр үзәге тарафыннан алып барылган. Басма табылдыклар рәсемнәре белән иллюстарцияләнгән.