Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
^Борис Павлов РФ Икътисади үсеш һәм сәүдә министрлыгы коллегиясендә катнаша
^Борис Павлов РФ Икътисади үсеш һәм сәүдә министрлыгы коллегиясендә катнаша
(Казан, 24 март, “Татар-информ”, Әнвәр Минһаҗев). Бүген ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов РФ Икътисади үсеш һәм сәүдә министрлыгының “Россия Федерациясе РФ Икътисади үсеш һәм сәүдә министрлыгының 2005 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2006 елга бурычлары” дигән темага коллегия утырышында катнаша, дип хәбәр итә ТР Икътисад һәм сәнәгать министрлыгы матбугат хезмәте.
Коллегия утырышында Россия Федерациясе җитәкчелеге, федераль министрлык һәм ведомство башлыклары, РФ Президенты Хакимияте, РФ Хөкүмәте Аппараты, РФ Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы, Россия Федерациясе субъектларының хакимият органнары, Россия Федерациясенең чит ил сәүдә вәкиллекләре җитәкчеләре, Россия Икътисади үсеш һәм сәүдә министрлыгының РФ төбәкләре һәм субъектларындагы вәкилләре, Икътисади үсеш һәм сәүдә министрлыгының структур бүлекчәләре директорлары, аларның урынбасарлары, министрлык бүлекләре, тышкы икътисади берләшмәләр җитәкчеләре катнаша. Борис Павлов Татарстан Республикасы икътисади үсеш мәсьәләләре буенча эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр үткәрәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз