news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

«Борис Годунов»ның костюмнарын милләттәшебез Фәгыйлә Сельская теккән

«Борис Годунов»ның костюмнарын милләттәшебез Фәгыйлә Сельская теккән

(Бишкәк, 9 ноябрь,«Татар-информ», Илдар Сәмигуллин). Бишкәкнең Рус драма театрында «Борис Годунов» спектакленең премьерасы булды. Премьераның үзенчәлелеге шунда ки, әсәрне сәхнәгә куючы һәм режиссер петербурглы Владислав Пази элек шушы театрда эшләгән һәм хәзерге көндә Санкт-Петербург һәм Мәскәү театрларында һөнәри эшчәнлекләрен дәвам иттерүче коллегаларын бу спектакльне куярга чакырган. Анда шулай ук элек әлеге театрда эшләгән , ә хәзер Мәскәү театрларының берсендә хезмәт күрсәтүче милләттәшебез Фәгыйлә Сельская да чакырылган. Ул театр өлкәсендә костюмнар тегү буенча танылган белгеч булып санала. Бу юлы да Фәгыйлә ханым шушы спектакль өчен, әйтергә кирәк, бик тә катлаулы костюмнарны үз сызымнары буенча тегеп биргән.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100