news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Болгарпиво” модернизацияләнде

“Болгарпиво” модернизацияләнде

(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”). “Болгарпиво” ААҖ Италиянең SIPA фирмасының ПЭТ-шешәләргә һәм Technoexport (Чехия) фирмасының 0,5 литрлы пыяла шешәләренә агызу линиясен кулланылышка кертте. Һәр линиянең җитештерүчәнлеге сәгатенә 6 мең шешә тәшкил итә. Моннан тыш, предприятиедә беренче тапкыр фильтрланган куас һәм ачыбал җитештерү өчен заманча җиһаз комплексы җибәрелгән.

Болар барысы да предприятиенең производствосын модернизацияләү һәм киңәйтү буенча 250 миллион сумлык инвестиция проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре. Яңа продукция төрләре һәм сыра сортлары үзләштерелгән, шул исәптән Татарстанда беренче тапкыр – лицензияләнгән. Шулай итеп, компания “Челнинское”, “Пшеничное Челнинское”, “Исетское”, “Жигулевское” төп маркалары белән беррәттән “Lagrand” чех сырасының ике сортын – “Lagrand 12 Premium” һәм “Lagrand 11 Classic” – җитештерә башлады. Хәзер “Болгарпиво” “Рамстор”, “Метро”, “Пятерочка”, “Магнит”, “Перекресток” кебек гомумроссия масштабындагы кибетләр белән турыдан-туры килешүләр төзи.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100