news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар шәһәрендә ятим балаларның фотокүргәзмәсе ачылды

Болгар шәһәрендә ятим балаларның фотокүргәзмәсе ачылды

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Спас районы Болгар шәһәре мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда әти-әнисен табарга хыялланган ятим балалар фотокүргәзмәсе ачылды. Фотокүргәзмәдә балаларның сурәтләре, һәр бала турында кыскача мәгълүмат һәм элемтә өчен мәгълүмат булган 10 плакат тәкъдим ителгән.

Күргәзмәне Спас районы һәм Болгар шәһәре администрациясе ярдәме белән Татарстан «Без бергә!» тәрбиягә бала алучы гаиләләр җәмәгать оешмасы белән берлектә Спас районының «Пеликан» тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы оештырган. Бу турыда «Яңа тормыш» сайтында хәбәр ителә.

Берничә ай буе битараф булмаган кешеләр үз автомобильләрендә фотограф Дарья Зайцеваны балалар йортларында фотога төшерү өчен Татарстанның иң ерак почмакларына йөрттеләр.

Фотосессияләр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика Уллыкка алу үзәге, Казанның ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыруга ярдәм итү үзәге ярдәме белән торгызылган «ПАПАМАЕСТЬ» иҗтимагый проекты кысаларында узды.

Балаларның фоторәсемнәре һәм кыскача тормыш тарихы район мәдәният йортының стационар стендларында үзәк мәйданда урнаштырылган. Күргәзмә 14 июльгә кадәр эшләячәк.

Ятим баланы гаиләгә алырга теләүчеләр Спас районы опека бүлегенә 8 (84347) 3-13-41 яки 8(843) 533-00-82 телефоны буенча туры ТР Уллыкка (кызлыкка) алу үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100