news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгарда милли ашлар рестораны төзеләчәк

Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы җитәкчелеге биредә эшләү өчен аш пешерүчеләр эзли

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Болгардагы Икмәк музее комплексында милли ашлар рестораны төзеләчәк. Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы җитәкчелеге биредә эшләү өчен аш пешерүчеләр һәм кулинарлар эзли. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына музей-тыюлык директоры Рафаэль Мәхмүтов хәбәр итте.
Ресторанны Киров өлкәсеннән китерелгән сыйфатлы нарат бүрәнәләрдән төзиячәкләр. Бинаның эчендә кыйммәтле бизәкләү эшләре үткәрелмәячәк – бөтен нәрсәдә милли колорит чагылыш табарга тиеш.
Ресторанны быел файдалануга тапшыру күздә тотыла. Биредә яңа пешкән милли ризыклардан авыз итеп булачак. Әмма аңарчы Р.Мәхмүтов ресторан атамасына конкурс игълан итәргә ниятли. Ул әлеге бинаның гадәти булмаган тышкы күренешенә тәңгәл килергә тиеш.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100