"Болгар - туган тел" сменасында 500гә якын бала татар теле тәҗрибәсе алачак
Быел лагерьга балалар Россиянең 12 төбәгеннән килгән.

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ"). Болгар тыюлыгы территориясендә татар теленнән сөйләм тәҗрибәсе юнәлешендә "Болгар - туган тел" төбәкара палатка лагере үз эшен башлады. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
Быел лагерь тормышында Россиянең 12 төбәгеннән 500 гә якын бала катнашачак. Смена программасына осталык дәресләре, тренинглар кертелгән. Моннан тыш, язучылар, сәнгать әһелләре, Татарстанның яшьләр оешмалары вәкилләре, танылган журналистлар белән очрашулар көтелә.