Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Болгар цивилизациясе музееның төрки-татар язуына багышланган экспозициясе турында фикер алыштылар
Казан Кремлендә Минтимер Шәймиев рәислегендә шундый тематик экспозиция буенча киңәшмә узды
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” фонды попечительлек совете рәисе Минтимер Шәймиев Болгар цивилизациясе музееның ачык һавада төрки-татар язуы тарихына багышланган экспозициясен булдыру турында киңәшмә үткәрде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмә башында Минтимер Шәймиев сүзләренчә, экспозицияне гамәлгә кую эше дәвам итә һәм Болгар тарих-археология комплексы Бөтендөнья мирасы объекты булгач, төп бурычларның берсе – аны гамәлгә кую буенча ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас үзәге белән сөйләшүләр алып бару. “Экспозициянең тиешле ландшафтка туры килүе шарт. Безгә проектны тәгаенләргә һәм ЮНЕСКО кагыйдәләре буенча үзәккә сызымнар һәм тәкъдимнәрне белдерергә кирәк”, - дип аңлатма бирде ул.
Тематик экспозициянең архитектур чишелеш проектын архитектор, кинорежиссер, продюсер, РФ Кинематографистлар берлеге әгъзасы Әнвәр Габдрахманов, сынчы Владимир Демченко һәм сынчы Асия Миңнуллина тәкъдим итте.
Проектлар буенча фикер алышуда “Яңарыш” фонды башкаручы директоры, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, “Татинвестгражданпроект” ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР ФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов, Спас районы башлыгы Камил Нугаев, ТР ФАның Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгыш телләрне өйрәнү институты директор Рамил Хәйретдинов, Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов катнашты.
“Узган киңәшмәдә яңа экспозиция – ул Болгар цивилизациясе музееның ачык һавада төрки-татар язуы тарихы бүлеге дәвамы. Шуңа күрә экспозиция белән бүгенге искәрмәләр һәм тәкъдимнәрне исәпкә алып фәнни төркемнең шөгыльләнүе урынлы булыр иде. Алар Болгар цивилизациясе музеен гамәлгә кую бурычын да искиткеч дәрәҗәдә башкарды”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.
Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты җитәкчелегендәге КФУ ның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгыш телләрне өйрәнү институты, ТР ФАның А.Халиков исемендәге Археология институты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, шулай ук тәкъдим ителгән проектлар авторлары фәнни төркеменә төрки-татар язуына багышланган экспозиция буенча архитектур чишелешнең соңгы вариантын эшләү йөкләнгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз