news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар музей-тыюлыгында елга вокзалы бинасын төзү эшләре дәвам итә

Бина 6 катлы булыр дип көтелә

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында елга вокзалы бинасын төзү эшләре дәвам итә. Ул 6 катлы булыр дип көтелә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына музей-тыюлык директоры Рафаэль Мәхмүтов хәбәр итте.
Бу көннәрдә төзүчеләр булачак корылманың субайларын кага, тимер-бетон белән тышлау өчен арматура каркасларын беркетә. Алдагы җәй дәвамында бинаның каркасын тулысынча сафка бастыру күздә тотыла, ул үзенең үлчәмнәре белән хәзерге елга вокзалларыннан берничә мәртәбә зуррак булачак. Әмма, Р.Мәхмүтов ышандырганча, Болгардагы елга вокзалы текә ярга “терәтеп” салынганлыктан, артык биек булып тоелмаячак.
6 катлы бинаның өчесендә Болгар тыюлыгы музее урнашыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100