Болгар ислам белем бирү үзәге өчен эскиз эшләнмәләргә конкурс игълан ителде
Иң яхшы архитектура идеяләрен ачыклау, тарихи җирлек үзенчәлекләрен, хәзерге төзелеш материалларын уңышлы файдаланып төзелешне планлаштыру ниятләнә
(Казан, 6 июль, “Татар-информ”). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Болгар ислам белем бирү үзәге өчен эскиз эшләнмәләр конкурсы игълан итә. Конкурс, иң яхшы архитектура идеяләрен ачыклау, тарихи җирлек үзенчәлекләрен һәм хәзерге төзелеш материалларын, конструкцияләрен уңышлы файдалану һәм төзелешне планлаштыру максатыннан, уздырыла.
Конкурста катнашучыларны теркәү вакыты: 7 -15 июль.
Проектларны, эскизларны тапшыруның соңгы көне – 3 август.
Конкурс нәтиҗәләре 10 августта игълан ителәчәк.
Бәйгене ТР МДН уздыра (адресы: 420111, Татарстан, Казан, Лобачевский ур. 6/27), элемтәләр өчен телефон: (843) 264-64-19, диелә нәзарәт сайтында. Конкурс таләпләре белән нигезләмәдән танышырга мөмкин, ул әлеге сайтта урын алган.