Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Болгар дәүләт музей-тыюлыгында сквер һәм ачык һавада төрки-татар язуы экспозициясе барлыкка киләчәк
Скверны Зөя утрау-шәһәрлегендә дә булдыру ниятләнә
(Казан, 2 март, "Татар-информ", Лилия Локманова). Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында һәм Зөя утрау-шәһәрлеге музей-тыюлыгында скверлар барлыкка киләчәк. Әлеге проект, Татарстанда Парк һәм скверлар елы уңаеннан, гамәлгә ашырыла. Шулай ук, Болгарда ачык һавада төрки-татар язуы тарихына багышланган экспозиция төзү дә ниятләнә. Бу хакта бүген Казан Кремлендә әлеге экспозиция концепциясен раслауга багышланган утырышта хәбәр ителде.
Экспозицияне яр буена, елга портыннан ерак түгел мәйданда урнаштыру планлаштырыла. Ул турыпочмаклык формасында булачак һәм язуның 5 этабын спираль рәвешендә гәүдәләндерәчәк. “Экспозициянең нәкъ елга портына янәшә, ярга менә торган җирдә урнаштырылуы символик мәгънәгә дә ия. Бу —кыенлыкларны, каршылыкларны җиңеп, белем аша өскә күтәрелүне күрсәтә”, - диде утырышта катнашкан һәм концепция проектын тәкъдим итүчеләрнең берсе булган ТР ФАның А.Х. Халиков исемендәге археология институты директоры Айрат Ситдыйков.
Экспозициядә төрки-татар язуының 5 этабы: рун язуы, уйгур язуы, гарәп графикасы, латин графикасы, кириллица чагылыш табачак. Баскычларның һәркайсында символик ташлар урнаштыру да ниятләнә. Әлеге ташларда һәр язуны чагылдырган текстлар урнаштырылачак.
Экспозициядә шушы этапларны тоташтыру баскычларын Шәркый парклар стилендә эшләнү планлаштырыла. Моннан тыш, төрле буыннарны һәм чорларны тоташтыру символы буларак барлык этапларны берләштерүче фонтан ясау да ниятләнә. Экспозициянең башын Күлтәгин язуы (732-735 еллар) тәшкил итәчәк. Ул ташны башкалардан аерылып торган итеп эшләү күздә тотыла.
Утырыш барышында Болгар музей-тыюлыгының яр буен тәртипкә китерү процессы хакында да сүз барды. Проект буенча, елга портыннан алып Кызыл пулатка кадәр булган ара тәртипкә китерелеп, яр буеннан йөрү мөмкинлеге каралган. Анда юл салу, агачлар һәм куаклар утыртып, сквер булдыру ниятләнә.
ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин яр буена тау нараты, кызыл имән, шомырт, балан, зелпе, гөлҗимеш кебек агач һәм куаклар утыртырга тәкъдим итте. Шулай ук тубылгы (спирея) кебек декоратив куакчыкның да Болгар музей-тыюлыгының яр буйларын бизәячәген асссызыклады. Скверның проектын тәкъдим итүчеләрнең берсе “Атриум” ПСК” ААҖ директоры Гөлнара Мостафина да бу фикерне хуплады һәм скверга биек булып үсми торган агачлар утыртырга, куакларга өстенлек бирергә кирәклеген искәртте.
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев сквердан җәннәт бакчасы ясамаска, ә аның күңел һәм күзләрне иркәләүче өстәмә генә булуын ассызыклады. “Безгә җәннәт бакчасы ясау кирәкми, гәрчә, бу безнең кулыбыздан килсә дә. Болгар — борынгы һәйкәл һәм анда туристлар тарих белән танышырга килә. Скверлар кирәк, сүз дә юк, әмма моның белән артык мавыгырга ярамый. Ул туристларның игътибарын җәлеп итәр өчен түгел, ә аларның күңелен, күзләрен ял иттерүче бер өстәмә кушымта булып барырга тиеш”, - диде ул.
Чарада Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Олег Глебов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТРның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова һ.б. катнашты.
Утырыш ахырында Болгар музей-тыюлыгында ачык һавада төрки-татар язуы экспозициясе концепциясе кабул ителде. Алга таба бу эшне тормышка ашыру өчен проект эшләнәчәк.
Болгардагы кебек скверны Зөя утрау-шәһәрлегендә дә булдыру ниятләнә.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз