news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә хатын-кызны үтергән өч кешене хөкем итәчәкләр

Бөгелмәдә 21, 20 һәм 18 яшьлек өч егеткә карата эш судка җибәрелгән. Алар аеруча рәхимсезлек белән кеше үтерүдә гаепләнә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү фаразлаганча, узган елның 12 апреленнән 13 апрельгә каршы төндә егетләрнең берсе спиртлы эчемлек эчкән һәм 46 яшьлек сөяркәсен үтерергә булган. Моның өчен ул ике дустын чакырткан, аларның берсенә 17 яшь булган.

Алар хатын-кызның фатирына килгән, аның башка ир-ат белән эчүен сәбәп итеп, каты итеп кыйнаганнар, аннары ваннада салкын суда батырганнар. Алар такси чакырткан һәм аңсыз хатын-кызны автосервиска кадәр алып барган. Анда корбаннарын багажникка салганнар һәм Бөгелмә елгасы ярына алып барып суга ташлаганнар һәм качканнар.

«Хатын-кыз каты туңу сәбәпле үлгән. Аның мәете икенче көнне табылган», - дип ачыклык кертте Шептицкий.

Өч егеткә карата җинаять эше судка җибәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100