
Кичә кичке сәгать 8 тирәсендә Бөгелмәнең Гафиятуллин урамында юл-транспорт һәлакәте булган. Шаһитлар сүзләренчә, биредә ике «Лада» һәм KIA бәрелешкән.
Бәрелешү аркасында машиналар төрле якка атылып киткән.
«Юл-транспорт һәлакәте урынында өч кеше имгәнгән. Ике ир-атны һәм бер хатын-кызны һәлакәт урыныннан алып киткәннәр», - дип ачыклык кертте авария шаһитлары.