news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Бунаков вафат

Бөгелмә шәһәрендә Бөек Ватан сугышы ветераны, инвалид Василий Бунаков вафат булган. Василий Петрович сугыш елларында Кара диңгез флотында хезмәт иткән. Бу хакта Бөгелмә районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сугыш елларында күрсәткән батырлыклары өчен ветеран «Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә. 1950 елда Василий Бунаков Мәскәүдә Совет Армиясе һәм Диңгез флотының утыз еллыгына багышланган парадта катнаша.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә мэры Линар Закиров Василий Петрович гаиләсенең кайгысын уртаклашты. «Безнең районыбыз өчен зур югалту. Быел октябрь аенда аңа 95 яшь тулган булыр иде. Бөек Ватан сугышы ветераны гаиләсенең һәм якыннарының кайгысын уртаклашам», – ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100