news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә мэры өлкән яшьтәге парларга бүләк тапшырды

Бөгелмә мэры өлкән яшьтәге парларга бүләк тапшырды
"Бөгелмә авазы"

Россиядә 1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтәчәкләр. Бу өлкән буын вәкилләренә игътибар итү, кайгырту, ярдәм һәм мәхәббәт күрсәтү мөһимлеген искә төшерә торган көн.

Бу якты көзге бәйрәм алдыннан Бөгелмә мэры Линар Закиров Мусиннар гаиләсен котлады. Мөгаммәр Мөхәммәтгали улына - 88 яшь, Сөмбел Шәмсие кызына - 82 яшь. Алар 56 ел бергә яшиләр. Бу турыда «Бөгелмә авазы» сайтында хәбәр ителә.

Линар Закиров көмеш яшьтәге парларга бүләкләр тапшырды. Алар белән әңгәмә вакытында муниципалитет башлыгы сәламәтлек, яшәү шартлары турында сорады, озын, бәхетле һәм сәламәт гомер теләде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100