news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Благовар районында тагын бер мәчеткә нигез салынды

Благовар районында тагын бер мәчеткә нигез салынды

(Уфа, 18 август, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Благовар районында тагын бер яңа мәчет төзелешенә нигез салынды. Әлеге тантана данлыклы татар авылы Яңышта булды. Яңа Ходай йортына нигез салу чын бәйрәмгә әверелде. Аңа төрле яклардан шушы авылда туып үскән танылган шәхесләр дә кайтты.

Әлеге мәчетне төзи башлауга иң башта шушы авылда туып үсеп, бүгенге көндә чит якларда яшәүче булдыклы шәхесләр Мидхәт Мәҗит улы Әбделмәнов һәм аның улы Рөстәм, шулай ук эшкуар Рәзим Галим улы Имаев кереште. Нәкъ менә алар бу төзелешнең күпчелек чыгымнарын үз өстенә алды. Ә техника белән шушындагы күмәк хуҗалык ярдәм итә.

Элек Яңыш авылы шушы тирәдә урнашкан иң зур авылларның берсе булган. Үз базары, мәктәбе, тегермәне булган аның. Ул хәтта волость исемен йөрткән. Авылда ике зур мәчет һәм биш мәхәллә дә эшләгән. Әмма Советлар берлеге елларында аларның барысы да ябыла. Инде менә егерме беренче гасырга аяк баскач, авылда яңадан мәчет төзелә башлавын авыл халкы чиксез куанып каршы алды. Күмәк хуҗалык рәисе Фәнзил Шәмсетдинов әйтүенчә, мәһабәт мәчет төзелеше бу елның азагына тәмамланып, Иман йорты динебез Исламга тартылучыларга үз ишекләрен ачачак.

Яңыш авылында төзелүче мәчет сафка баскач, Благовар районында хәзер җәмгысе егерме бер мәчет булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100