news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Бишкәк шәһәрендә танылган галим Әнвәр Гәрәевкә стела ачылды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кыргызстан Республикасына килде. Бүген Бишкәк шәһәрендә танылган галим, биология фәннәре докторы, профессор, Кыргызстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъзасы Әнвәр Гәрәевкә стела ачыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантаналы чарада Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев, Кыргызстан Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары Эдиль Байсалов, Бишкәк шәһәре мэры Эмилбәк Абдыкадыров, Ә.Гәрәев исемендәге Ботаника бакчасы директоры Гулайым Донбаева, «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге җитәкчесе Гөлсинә Үлмәскулова, галимнәр, депутатлар һәм башка мәртәбәле кунаклар катнаша.

Васил Шәйхразыев, тантанага җыелучыларны сәламләп, татар галименең исемен мәңгеләштергән, Әнвәр Гәрәев хезмәтләрен югары бәяләгән өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Кыргызстан Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Эдиль Байсалов үз чыгышында Әнвәр Гәрәевнең эшләре һәм исеме киләчәктә дә онытылмаячак дип белдерде.

Танылган галим Әнвәр Гәрәев - тумышы белән Татарстаннан. 1936 елда ул Краснодар авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап Кыргызстанга күчеп китә. Биредә татар галимен хөрмәт итәләр. Чөнки Әнвәр Гәрәев, Кыргызстанда үзе җитәкләгән лаборатория хезмәткәрләре белән берлектә, күптөрле җимеш агачлары, чәчәкләр һәм башка төр үсемлекләрнең 5500 төрен уйлап таба.

Кыргызстан шартларында мул уңыш бирә торган алма, груша, абрикос һәм башка җиләк-җимешнең 7 мең төрдәге фондын булдыра. Зур эзләнүләр алып барып, 100дән артык хезмәт яза. Кыргызстанда Әнвәр Гәрәевнең күпьеллык эшчәнлеген югары бәяләп, ул җитәкләгән Ботаника бакчасына галим исеме бирелә, диелә хәбәрдә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100