Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Биектау районында тиздән футбол манежы ясарга җыеналар
Манеж республика программасы буенча төзелә.
(Биектау, 23 гыйнвар, «Татар-информ», «Биектау яңалыклары», Эрнест Абдулаев). Футбол манежы Биектау районына Татарстанда универсаль спорт мәйданчыклары һәм аз чыгымлы спорт корылмалары төзү программасы гамәлгә ашырылу нәтиҗәсендә биреләчәк. Биектау районына әлеге программага керергә үсмерләр футболында да, шулай ук өлкәннәрнекендә дә тотрыклы рәвештә югары күрсәткечләргә ирешү ярдәм итте.
Яңа футбол манежының нинди булачагы әлегә билгеле түгел. Аның каравы әйләндереп алынган мәйданчыгы, төгәлрәк булыйк дисәк, әйләнә-тирәсендәге инфраструктура периметры буенча күләме билгеле. Манеж Биектау станциясенең нәкъ үзәгендә, күп еллар буена райондагы мөһим чаралар, шул исәптән Сабан туе уздырыла торган футбол кырында урнашачак.
«Манеж республика программасы буенча төзелә. Без ничек анда кердекме? Бу — биектаулыларның футбол буенча югары рейтингы нәтиҗәсе. Бездә спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр һәм өлкәннәр командасы яхшы нәтиҗәләргә ирешә», — диде Биектау районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Станислав Чапурин.
Казанышлар, чынлап та, күзгә күренерлек. Узган елда гына да спорт мәктәбендә 2006- 2007 елгы тәрбияләнүчеләр мини-футбол буенча Татарстан Кубогын яулады һәм республика Беренчелегендә икенче урынга лаек булды. Әле районның төп командасы — «Эверест» Татарстан Республикасы Кубогын отты.
«Без мондый объектка бик шат, чөнки безнең станциядә спорт объектлары бик аз. Хәзер стадион спорт үзәгенә әверелер. Биредә спорт шәһәрчеге барлыкка килер. Чаңгы базасы эшләп тора, ГТО мәйданчыгы да бар, ә хәзер менә манеж да булыр. Менә шулай уртак тырышлык белән без биектаулыларга спорт белән шөгыльләнер өчен барлык уңайлыкларны да тудыра алдык», — диде спорт мәктәбе директоры Рушан Билалов.
Футбол манежы типовой үрнәк нигезендә төзелә. Биредә 20 метрга 40 метрлы стандарт зурлыктагы мәйданчыкта ел әйләнәсендә мини футбол уйнарга мөмкин булачак. Футбол кыры ясалма газон белән капланыр дип күздә тотыла. Манеждан тыш, проект буенча, Биектау тимер юл станциясендә торучылар иркенләп саф һавада йөри алсыннар өчен, аның әйләнә-тирәсен төзекләндерү дә планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз