news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау муниципаль районында урман янгыннарын сүндерү буенча өйрәнүләр булды

Биектау муниципаль районында урман янгыннарын сүндерү буенча өйрәнүләр булды
Фото Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтыннан

Татарстанның Биектау муниципаль районында урман янгыннарын сүндерү буенча өйрәнүләр узды. Чарада «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ, «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ, «Татарстан Республикасы буенча янгынга каршы федераль хезмәтнең 2нче отрядының 71нче янгын-коткару бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының сайтында хзәбәр ителә.

«Сценарий буенча, өйрәнүләр барышында урманда янгын килеп чыккан очракта эш итү тәртибе эшләнде. Риваять буенча, янгын шәһәр яны урманчылыгының Биектау кишәрлегендәге 95нче кварталда чыга, утның «Дуслык» лагерына күчү куркынычы барлыкка килә. Тулаем алганда, башлангыч гамәлләр башкарылды, белгечләр оператив һәм көйле эшләде», – дип сөйләде җитәкче-урманчы урынбасары Алмаз Хәннанов. 

Өйрәнүләрдә 15 кеше катнашты, 6 берәмлек техника җәлеп ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100