news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Безнең чемпионесса!»: Татьяна Тарасова Алинә Заһитованы 20 яшьлек юбилее белән котлады

Фигуралы шууда танылган тренер һәм комментатор Татьяна Тарасова Олимпия чемпионы Алинә Заһитованы туган көне белән котлады.

«Безнең кадерле чемпионессабыз! Сине күркәм юбилеең белән котлыйм! Син күп эш башкардың һәм хезмәт куйган эшеңдә тагын да күбрәк башкарырсың дип өметләнәм. Бәхетле бул! Яратып!» –  дип язган Тарасова социаль челтәрдәге аккаунтында.

Исегезгә төшерәбез, Алинә Заһитова – 2018 елда Пхенчхандагы Олимпия чемпионы. Татарстанда туган спортчының шулай ук дөнья, Европа һәм Россия чемпионы титуллары бар.

Алинә Заһитова Татьяна Тарасованың юбилеена багышланган гала-шоуда яңа программа белән чыгыш ясаган иде. Чара Мәскәүдә 15 апрельдә үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100