Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Без тарихта эзлебез» фестивалендә катнашуга гаризалар кабул итү башланды
Казанлылар «Без тарихта эзлебез» фестивалендә катнаша ала. Муниципаль этапка гаризалар 5 февральгә кадәр кабул ителә, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитеты Муниципаль архив идарәсе.
Катнашучыларга жюрига милли гаилә ризыгы әзерләргә һәм тәкъдим итәргә, шәҗәрә презентациясе белән концерт номеры башкарырга кирәк. Номер үз эченә бию, җыр, спектакль, гаилә милли костюмы презентациясен алырга тиеш. Нәсел агачында гаилә династиясе тасвирламасы, истәлекләр һәм коллекцияләр турында материаллар, гаилә тормышыннан кызыклы фактлар булырга тиеш. Нәсел шәҗәрәсен альбом, стенд, панно яки текст белән баннер-коллаж рәвешендә рәсмиләштерергә кирәк.
Фестиваль өч этапта узачак: муниципаль, зона, республика этабы. Ул ТР Дәүләт архив эше комитеты тарафыннан оештырылган. Фестивальне уздыруның максаты – гаилә традицияләрен саклау һәм үстерү,туганлык элемтәләрен һәм буыннар дәвамчанлыгын ныгыту.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз